Количество просмотров: 823 |
Тормышта аянычлы хәлләр булгалап тора. Сабыйлар имгәнүенә яки үлеменә китергәннәре бигрәк тә күңелне тетрәндерә. Мондый хәлләрнең сәбәпләре төрлечә. Шулар арасында - сабыйларның ачык тәрәзәдән егылып төшү очраклары. Шундый аянычлы хәлләр килеп чыкмасын өчен Республика медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Рифмир Вальмир улы Хәсәнов әти-әниләргә үзенең киңәшләрен җиткерә. Менә алар:
Өйдә сабый бар икән, тәрәзәләрне тулысы белән ачык калдырмагыз – я өстәге форточкадан, я җилләтүнең вертикаль режимыннан файдаланыгыз;
Тәрәзәләрдә махсус замоклар яки рәшәткәләрдән файдаланыгыз;
Тәрәзәләрне бала ача алмаслык итеп блокировкалагыз – аның тоткасын алып, яшереп куярга була;
Бала тәрәзә төбенә үрмәләп менәрлек мебельне – урындыкларны, кроватьне, комодларны тәрәзәдән ераккарак күчерегез;
Ачык тәрәзә янында сабыйны кулда тотып тормагыз – берәр кызыклы әйбер күреп, шуңа үреләм дип, сабый кулдан ычкынырга мөмкин;
Баланы игътибарсыз калдырмагыз – аңа я абыйлары, апалары яки нәнәй-картәтиләре күз-колак булсын.
Баланы тәрбияләгез – аңа ачык тәрәзәнең ни өчен куркыныч булуын аңлатыгыз.
Онытмагыз – москит челтәре бәләкәй баланың гәүдә авырлыгын күтәрә алмый!
Хәвефсезлекнең гади кагыйдәләре, игътибарлы булу сабый гомерен саклап калырга булышлык итә.
Хөрмәтле әтиләр! Түбәндәге гади генә эшләрне эшләп куярга онытмагыз:
Тәрәзәгезгә “тросовый” дип аталучы чикләүгеч яки балалар замогы куярга онытмагыз.
Бала москит челтәренә таяна алмаслык булсын!
Баланың балкон тәрәзәсенә үрмәләвенә юл куймагыз.
Республика медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Рифмир Вальмир улы Хәсәнов.