Сәламәтлегегезгә битараф булмагыз, дуслар!
Цветовая схема: C C C C
Размер шрифтов: A A A
Изображения
  • РБ, г. Уфа, ул. Пархоменко, 101
  • Телефон приемной: +7 (347)216-55-23
  • ufa.rcmp@doctorrb.ru

Сәламәтлегегезгә битараф булмагыз, дуслар!

Сәламәтлегегезгә битараф булмагыз, дуслар!
Сәламәтлегегезгә битараф булмагыз, дуслар!
  • 7 Апреля 2021 08:04
Количество просмотров: 1010

   Ел саен 7 апрель, дөньякүләм Сәламәтлек Саклау оешмасына нигез салынган көн буларак, Бөтендөнья Сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелә.

   Борын-борыннан халыкта “Тазалык - зур байлык” дигән алтын сүзләр юкка гына әйтелмәгән. Бу сүзләрнең кешенең физик һәм әхлаки саулыгына бәйле икәнлеген беркем дә кире какмас.

   Сәламәтлек көне алдыннан һәркемнең тормышы, яшәеше гармониядә, тазалыкта үтсен дигән максаттан чыгып, берничә киңәш бирәсем килә. Шуларның беренчесе - йокы. Аның файдалы икәнлеген һәркем аңлый торгандыр. Олы кеше тәүлегенә ким дигәндә 7-8, ә яшүсмерләр һәм балалар 9-13 сәгать йокларга тиеш.

   Икенчесе – дөрес туклану. Үзвакытында,балансланган ризыклар белән тукланырга киңәш итәм, дуслар! Бу - сәламәтлекне саклауда физик һәм психик мөһим юнәлеш.

   Сыеклык куллану режимына килгәндә, каты чәй һәм кофе эчүгә караганда күбрәк чиста су эчәргә тырышырга һәм алкоголь куллануны чикләргә тәкдим ителә.

   Көн режимын саклагыз.

   Ешрак хәрәкәтләнүнең шулай ук сәламәтлеккә уңай йогынтысы зур булуын онытмагыз. Иртә белән паркта йөгерү мәҗбүри түгел, көн саен үз көеңә генә 30 минут саф һавада йөрү дә җитә.

   Шулай ук аралашу кирәк. Туган-тумача, якын кешеләрегез белән аралашып, бер-берегезнең хәлләрен белеп яшәгез.

   Күңелегезгә охшаган хобби булдырыгыз. Җырлагыз, биегез, йөзегез, бәйләм белән шөгыльләнегез.

   Стресслы хәлләрдә, ничек кенә авыр булса да, тынычлык сакларга тырышыгыз.

   Үз сәламәтлегеңне кайгырту максатыннан табибка ешрак күренергә тырышыгыз.

   Нәкь менә Сәламәтлек Саклау Оешмасының киңәшләре, даими медицина тикшеренүләре үтү, физик активлык һәм тиешенчә йоклау озак һәм сәламәт яшәргә ярдәм итә дә инде, дуслар.

   Соңгы киңәшем - сәламәтлегегезгә битараф булмагыз һәм аны саклау үз кулыгызда икәнлеген онытмагыз! Сәламәт булыгыз!

   Эмма Әхмәдуллина,

   Республика медицина профилактикасы һәм иҗтимагый сәламәтлек үзәгенең бүлек мөдире.

Мәгълүмәт чыганагы - "Өмет" гәзите.