Эссе сугудан ничек сакланырга?
Цветовая схема: C C C C
Размер шрифтов: A A A
Изображения
  • РБ, г. Уфа, ул. Пархоменко, 101
  • Телефон приемной: +7 (347)216-55-23
  • ufa.rcmp@doctorrb.ru

Эссе сугудан ничек сакланырга?

Эссе сугудан ничек сакланырга?
Эссе сугудан ничек сакланырга?
  • 28 Июля 2020 12:07
Количество просмотров: 1270

   Җылы, кояшлы көннәр – җәйнең иң матур мизгеле. Шунлыктан күпләр кояшта кызынырга, су керергә, җәйнең ямьле, эссе көннәреннән файдаланып калырга тырыша.

   Әмма кояшның кызу иркәләве  хәвеф алып килүен дә онытырга ярамый. Чөнки чамадан тыш эсселек кеше организмына начар тәэссир итә. Мондый эсселек еш кына йөрәк-кан тамырлары авырулы кешеләрдә төрле өзлегүләр, кан басымы һәм йөрәк авыруларын китереп чыгарырга мөмкин.

   Шәһәрдә эсселек тагын да көчлерәк. Кояшның кыздыруы аркасында кирпеч биналар, тимер һәм пыяла корылмалар,  асфальт кыза, шунлыктан эсселек тагын да арта төшә.

   Өстәвенә урамнарда хәрәкәт иткән машиналардан чыккан зарарлы матдәләр, парниктагы кебек, тын алуын авырлаштыра.

   Республика медицина профилактикасы үзәге кеше сәламәтлегенә зур зыян сала торган кызу көннәрдән саклану максатыннан төп кагыйдәләрен тәкъдим итте. Менә алар:

  • Тән тиресе тын алырлык һәм организмны эссе сугудан саклый торган натураль тукымалы киемнәр кияргә тырышыгыз;
  • Эсседә организмда сыеклык зур күләмдә югала, шунлыктан суны, яшел чәйне, минераль суларны ешрак эчәргә кирәк. Көненә кимендә 2, 2,5 литр сыеклык эчсәгез, тагын да яхшырак.
  • Кояш астында озак йөрмәгез. Озагырак йөрергә туры килсә, башыгызга киң читле эшләпә киегез, зонттан файдаланыгыз. Киемнәр кояштан капларлык булсын. Кояшка каршы кремнар да ярдәмгә килер.
  • Көннең иң кызу сәгатьләре – 12.00дән 16.00 сәгать аралыгында – кояш астында эшләргә тырышмагыз;
  • Алкогольле эчемлекләр эчмәгез! Үзегезне тагын да начарырак хис итәрсез.
  • Туклану режимын үзгәртергә тырышыгыз: рационга күпләп яшелчә-җимешләр, сөт ризыклары, атнасына 3-4 тапкыр балык ризыклары кертергә кирәк. Майлы ит ашауны чикләргә тырышыгыз.
  • Душ астында ешрак юыныгыз. Тәнегез тын алыр.
  • Эсселек 25 градустан да югары булганда физкультура белән шөгыльләнү тыела.
  • Стресслардан сакланыгыз. Эмоциональ тынычлыкны саклау зарур, чөнки кызу көннәрдә юк-барга кызып китү кан басымы күтәрелүгә китерә, йөрәк тибеше арта. Бер сүз белән әйткәндә, йөрәккә авырлык килә.

   Әле көннәр үтә дә кызу тора. Организмыгызны саклау үз кулыгызда, дуслар. Сау-сәламәт булыгыз!

   Эмма Әхмәдуллина, Республика медицина профилактикасы үзәгенең мәгълүмат бүлеге мөдире.