Цветовая схема: C C C C
Размер шрифтов: A A A
Изображения
  • РБ, г. Уфа, ул. Пархоменко, 101
  • Телефон приемной: +7 (347)216-55-23
  • ufa.rcmp@doctorrb.ru

Об учреждении

Быел диспансеризация үтәргә буламы?

Быел диспансеризация үтәргә буламы?
Быел диспансеризация үтәргә буламы?
  • 23 Сентября 2020 01:09
Количество просмотров: 126

   «Ел башында диспансеризация үтәргә дигән ниятемнән пандемия аркасында тукталып калдым. Якын киләчәктә аны үтәргә буладыр бит? Медицина белгечләре бу турыда нәрсә ди?»

    Республика медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Рифмир Вальмир улы Хәсәнов җавап бирә: 

- Диспансеризация – кешенең сәламәтлек торышын бәяләү максатыннан үткәрелә торган, үз эченә профилактик медицина тикшерүен һәм шул тикшерүнең өстәмә алымнарын алган чаралар комплексы. Даими диспансеризация үтү хроник чирләрне үзвакытында күреп калып, пациентны дәвалаучы табибка юлларга мөмкинлек бирә. Бу исә чирне үзвакытында нәтиҗәле дәваларга, булган чирнең үсешен туктатырга, яңасы барлыкка килүне кисәтергә ярдәм итә.

   Пандемия аркасында медицина учреждениеләрендә диспансеризация үткәрү туктатылып торды.   Әле БР Сәламәтлек саклау министрлыгының 2020 елның 7 сентябрендә дөнья күргән 899-А санлы приказы нигезендә диспансеризацияне дәвам итэ.

   18-39 яшь аралыгындагы кешеләр диспансеризацияне - 3 ел саен, 40 яшьтән узганнар ел саен үтә ала.

   Әлеге вакытта 65 яшьтән өлкәнрәкләр, хәвеф төркемендәгеләр, бронх-үпкәләр, йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системасы чирләре булган кешеләр COVID-19 белән бәйле чикләүләр тулысынча алынгач үтә ала.

   Пандемиядән соң профилактик чаралар турында онытмагыз!

   Табибка юлланыр алдыннан поликлиникага регистратурага шалтыратып, алдан язылырга кирәк! Шулай ук дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында табибка алдан ук электрон язылу таләп ителә.

   “Комплекслы язылу” хезмәтеннән файдаланыгыз: бер көнне берничә табибка күренергә була.

   COVID-19 кичергән кешеләр вирус билгеләре булмаганда һәм лаборатория тикшерүе аша үткән 2 тискәре нәтиҗә булганда медицина тикшерүе үтә ала.

   Югары температурасы булган, вируста шикләнелгән пациент эпидемиягә каршы беренчел чараларның оператив планына ярашлы изоляцияләнәчәк.

   Мәҗбүри рәвештә 1,5 метр аралыкны саклагыз, битлек кияргә онытмагыз, термометрия үтегез!

   Үзегез белән паспорт һәм медицина страховкасы полисын алырга онытмагыз.

 

источник: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/Biel-dispanserizatsiya-t-rg-bulami-465315/