Ә сез грипптан прививка ясатырга уйлыйсызмы?
Цветовая схема: C C C C
Размер шрифтов: A A A
Изображения
  • РБ, г. Уфа, ул. Пархоменко, 101
  • Телефон приемной: +7 (347)216-55-23
  • ufa.rcmp@doctorrb.ru

Ә сез грипптан прививка ясатырга уйлыйсызмы?

Ә сез грипптан прививка ясатырга уйлыйсызмы?
Ә сез грипптан прививка ясатырга уйлыйсызмы?
  • 5 Октября 2020 10:10
Количество просмотров: 1235

   «Үткән ел үзем дә, мәктәптә укучы улым да грипптан вакцинация үтмәдек. Ә менә ирем прививка ясаткан иде. Бәлки, шуңадыр, грипп аны читләтеп үтте. Ә без чирләдек... Быел читтә калмаска иде.  Наилә».

   -   Башкортстан Республикасында гриппка каршы вакцинация профилактик прививкаларның милли календаренә ярашлы рәвештә үткәрелә. Алты айдан зурырак сабыйлар, укучылар һәм студентлар,  аерым профессия һәм вазыйфалар биләп эшләүче зурлар (медицина һәм мәгариф, транспорт, коммуналь тармак учреждениеләре хезмәткәрләре), авырлы хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәкләр, хәрби хезмәткә чакырылучылар, үпкәләр, йөрәк-кан тамырлары хроник чирләре, артык тән авырлыгы булган кешеләр  вакцинация үтәргә тиеш.

   Сезонлы грипптан прививканы яшәгән урында поликлиникада эшләтергә була. Аны ясату мөмкинлеген табиб хәл итә, сәламәтлек торышын доктор тикшерми торып прививка ясалмый.

   Хроник чирләре кискенләшеп киткән кешегә прививка вакытлыча ясалмый. Хәле нормальләшкәч (температурасы төшкәч, терелгәч), яки хроник чире ремиссия стадиясенә күчкәч, прививка эшләтергә рөхсәт ителә.

   Бик сирәк очракларда гына грипптан прививканы бөтенләй эшләтмиләр. Әйтик, анафилактик шок рәвешендә аллергия реакциясе, крапивница, тавык йомыркасы агына Квинке чире булганда. Сабыйларга алты айга кадәр грипптан прививка ясалмый.

   Дөньяда 10нан күбрәк илдә грипптан вакцинация үткәрелә.  Русия әлеге вакытта үз халкын югары сыйфатлы вакцина белән тулысынча  тәэмин итеп кенә калмый, аны экспортка да бирә. Вакциналарның барысы да билгеле тәртиптә теркәлә, хзвефсез һәм актуаль штаммлы була.

   Грипп вирусы даими “мутировать” итә – үзгәреп тора. Бу – вакцина ел саен яңартыла дигән сүз. Вакцинадагы һәрбер ингредиентның максаты – хәвефсезлек һәм нәтиҗәлелекне саклау. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ),  үткәрелгән тикшерүләр һәм тәҗрибәләр нигезендә, ел саен  вакцина составы буенча тәкдимнәрен бастыра. Моннан тыш үткән еллардагы препаратларның нәтиҗәлелек статистикасы да исәпкә алына.

   Дуслар! Чирләрдән, шул исәптән грипптан сакланырга тырышыгыз, үзвакытында прививка ясатырга онытмагыз.

   Эмма Әхмәдуллина.

   Республика медицинасы профилактикасы үзәгенең  мәгълүмат бүлеге мөдире.